news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мохтаҗ гаиләләргә 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк

55 мең гаиләгә ике ай эчендә ризыклата ярдәм дүрт тапкыр күрсәтеләчәк.

Татарстанда мохтаҗ гаиләләргә 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк
архив

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, 55 мең гаиләгә ризык җыелмалары ике ай дәвамында дүрт тапкыр биреләчәк. Бу 200 йөк машинасы, 50 вагон ризык дигән сүз, ди ул.

Лилия Галимова кичә Тукай районында да волонтерларның Татарстан Президентына азык-төлек җыелмаларына нинди төр ризык кергәнен күрсәткәннәрен әйтте.

«Ак барс» банкы 300 млн сум акча бүлеп биреп, финанс ярдәме күрсәтте. Моннан тыш, банк хезмәткәрләре үзләре дә волонтер булып, мохтаҗларга азык-төлек тарата. Бу - банк системасының социаль активлыгы үрнәге», — диде Лилия Галимова.

Ризык җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга өләшенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100