Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мөгезле эре терлек үрчетү өчен яңа ярдәм чарасы кертеләчәк
Быел Татарстанда мөгезле эре терлек үрчетүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен 83,3 миллион сум күләмендә яңа ярдәм чарасы кертеләчәк. Сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен 1,3 миллиард сум субсидия каралган, ул узган ел белән чагыштырганда 112 миллион сумга күбрәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров.
Быел республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең санын 643 мең башка кадәр җиткерү планлаштырыла, шул исәптән сыерларны – 228 меңгә кадәр, бу 2022 ел күрсәткеченнән 2260 башка күбрәк, дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
«Сөт җитештерү үсеше – 1,5 процентка, ит һәм йомырканыкы – 1 процентка планлаштырыла. 22 мең башка исәпләнгән 24 күчмә объект һәм 2 мең башка исәпләнгән биш яңа объект, шулай ук 16 районда 21 азык үзәге төзү нияте бар», – дип планнары белән уртаклашты Җәббаров.
Былтыр Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыкларда 2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән, 520 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз