news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең беренче эшелоны хәрби әзерлекнең киләсе этабына китә

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең беренче эшелоны хәрби әзерлекнең киләсе этабына китә
Салават Камалетдинов

Бүген, 23 октябрьдә, мобилизацияләнгән татарстанлыларның беренче эшелоны Казаннан китте. «Татар-информ»га билгеле булганча, алар махсус хәрби операция зонасына түгел, ә Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частькә даими урнашу урынына барачак.

 

Фото: © Елена Сәлахова

Мобилизацияләнүчеләр анда корал, техника алачак һәм хәрби әзерлекнең чираттагы этабын узачак. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, әлеге әзерлек якынча бер ай дәвам итәчәк.

Киләсе атнада мондый эшелоннар барлыгы өчәү булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot