news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мобилизацияләнүчеләр өчен медкомиссияләрнең ничек эшләвен аңлаттылар

Мобилизацияләнгән гражданнар өчен медицина комиссияләре үткәрү тәртибе хәзерге вакытта үзгәрешләр кичерә. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шулай дип белдерде.

«Бүген хәрби комиссариатларда медицина комиссияләре формалаштырылган һәм эшли башлый. Мобилизациягә эләккән кешеләр анда мөрәҗәгать итсә, медицина комиссиясе кирәк булган очракта аларны тикшерергә тиеш. Нәтиҗәдә, аларга мобилизация пунктына озатылырга яраклымы-юкмы икәнлеге турында белешмә бирелә», - диде ул.

Владимир Жаворонков бүгенге көннән республиканың «Патриот» үзәгендә икенче дәрәҗәдәге медкомиссия эшли башлаячагын әйтте. Мобилизацияләнгән гражданнар анда медицина тикшерүе узачак.

Әлеге үзәктә хәрби комиссариат һәм Казанның хәрби госпитале табиблары эшли. Табиблар мобилизацияләнгән кешене «Патриот»тан Казанның дәвалау учреждениеләренә тикшеренүгә җибәрә ала.

Министр урынбасары аңлатканча, мобилизацияләнгән гражданнарның һәркайсын түгел, ә сәламәтлегенә зарланганнарын гына тикшерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot