news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә волонтер ярдәме төрләрен сөйләделәр

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле Татарстанда Халык фронтының төбәк башкарма комитетына мобилизациягә алынганнарның гаилә әгъзаларыннан меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Кешеләрдән көнкүреш һәм финанс мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килде, әмма мөрәҗәгатьләрнең күбесе консультатив характерда, дип сөйләде «Татар-информ»га Халык фронтының Татарстан Республикасында төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.

«Һәр мөрәҗәгать белән без аерым эшлибез. Туганнары мобилизацияләнгән кешеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә: утын кисәргә һәм өяргә, кар көрәргә яки йорт хайваннары белән бәйле ярдәм сорыйлар. Волонтерлар төрле мәсьәләләрне чишә – этләрне урамга алып чыга, кар көри», – дип сөйләде ул.

Спикер Татарстандагы бер гаилә тарихын мисал итеп китерде, анда ир-ат мобилизациягә кадәр овчарка алган булган. Гаилә башлыгы хәрби хезмәткә чакыргач, аның туганнарына үсеп җиткән хайванны тәрбияләү авыр була. Кайнар линиягә шалтыратудан соң волонтер табылган, ул гаиләгә этне урамга алып чыгып йөрү белән ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100