Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасы оештырыла
Татарстанда якын арада мобиль уеннар буенча «Беренчеләр лигасы» мәктәп лигасы эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Без Татарстанда мобиль уеннар буенча лиганы беренче тапкыр эшләтеп җибәрәбез. Безнең өчен балалар белән бер дулкында булу һәм шуның нәтиҗәсендә ышанычлы аралашу формалаштыру мөһим. Без яшүсмерләр ярышып кына калмыйча, телефонда иң популяр уеннарның берсен уйнап, бер-берсе белән аралаша, командада эшләргә өйрәнә, дуслар таба ала торган мәйданчык булдырырга булдык», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Катнашучылар бишәр кешелек командаларда көч сынашачак. Сайлап алу этабына гаризаны теләгән һәркем бирә ала. Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда узачак.
Хәрәкәтне булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз