Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» сервисыннан 13 мең кеше файдаланган
«Мобиль сайлаучы» сервисы белән Татарстанның 13 мең сайлаучысы файдаланган. Бу хакта Казандагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Прописка урыны буенча түгел, ә уңайлы участокта тавыш бирү өчен «Мобиль сайлаучы» сервисы эшли. Аның ярдәмендә бер участоктан икенчесенә язылырга мөмкин. Безнең участок һәм территория комиссияләренең сайлаучылар саны артачак участокта аларның санын арттыру өчен резервларыбыз бар. Болар барысы да халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә», – дип белдерде ул.
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы участокларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә волонтерлар тавыш бирергә ярдәм итәчәк, дип өстәде. Тиешле гаризаны 14 сентябрьгә кадәр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында «Сайлаулар» бүлегендә бирергә мөмкин.
«Анда сайлаучы тавыш биргәндә, аңа волонтер ярдәме кирәклеген аңлата. Бу мөрәҗәгать территориаль сайлау комиссиясенә эләгә һәм гариза эшкәртелә. Әлегә андый гаризалар күп түгел. Тавыш бирү көненә якынрак булыр дип уйлыйм», – дип ассызыклады Кондратьев.
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18-20 сентябрьдә узачак. Парламент катнаш система буенча төзеләчәк: 450 мандатның бер яртысы (225 урын) федераль партия исемлекләренә, икенчесе бер мандатлы сайлау округларына бүленәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз