news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда митинглар турында законга үзгәрешләр кертелде

Закон проекты нигезендә гаммәви чаралар уздыру тыелган урыннар билгеләнә.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында гражданнарның митинг, җыелышлар, тантаналы йөреш, пикетлар уздыруга хокукларына кагылышлы закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә дәүләт учреждениеләренә керү юлыннан 50 метр радиус ераклыгындагы урыннарда митинглар үткәрүне тыю гамәлдән чыгарыла.

Республика законының 12 маддәсенә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мондый демонстрацияләр уздыру тыелган объектлар исемлеге тәгаенләнә.

«Закон проекты буенча гаммәви чаралар уздыруны тыю турында чикләр гамәлдән чыгарыла. Мондый чаралар үткәрү тыелган урыннар тәгаенләнә», — дип әйтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Шул рәвешле, митинглар метрополитен, тукталышлар, элемтә объектлары, физкультура-спорт учреждениеләре, социаль хезмәт, мәдәни оешмалар, балалар һәм яшьләрнең ял үзәкләре янында тыелырга мөмкин. Балигъ булмаган үсмерләр һәм инвалидлар өчен каралган урыннарда да мондый гаммәви чаралар үткәрү киңәш ителми.

«Без берсүзсез тыю турында әйтмибез. Гаммәви чара үткәрү турында хәбәр каралганда, вәкаләтле органнарга, тудырылган куркынычларны бәяләү хокукын бирәбез», — диде Рөстәм Заһидуллин.

Коми Республикасының «Коми Республикасында гаммәви чаралар уздыруның кайбер мәсьәләләре турында» законының Конституцияне бозмавын тикшерү буенча РФ Конституцион суды карары да чыкканын искәртик. Әлеге Карар нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары биналары янында митинг, җыелышлар уздырганда территорияне чикләү конституциягә туры килми дип әйтелгән.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100