news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Мишә елгасы аша 200 миллион сумлык күпер төзеләчәк

Татарстанның Саба районында Мишә елгасы аша күпер барлыкка киләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендердан күренгәнчә, төзелеш бәясе 200 млн сумга бәяләнә.

Күперне Миңгәр авылы районында төзиячәкләр. Күпернең озынлыгы 47,6 метр тәшкил итәчәк. Подрядчы оешмага барлык эшләрне 2026 елның 20 ноябренә кадәр тәмамларга кирәк булачак.

Проект Татарстан бюджетыннан финансланачак, заказ бирүче - «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot