news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мировой судьялар саны артачак

Татарстанда мировой судьялар саны артачак

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бу хакта бүген РТ Суд департаменты идарәсендә гомуми юрисдикция мәхкәмәләренең 2007 елның беренче ярты еллыгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Аның эшендә ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Судьялар Советы рәисе—ТР Югары суды рәисенең гражанлык эшләре буенча урынбасары Илгиз Гыйләҗев, ТР Югары суды рәисенең җинаятьләр буенча урынбасар вазыйфаларын башкаручы Лев Романов, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Сәлахов катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендәге мәхкәмәләрдә барлыгы 168 мировой судья эшли. «Әмма федераль закон нигезендә бездә аларның саны 189 булырга тиеш. Соңгы арада аларның саны 14 берәмлеккә артачак. Моның өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә 24 миллион сум акча бүлеп бирелде», - ди Мидхәт Корманов. Хәзерге вакытта аларның санын арттыру буенча оештыру эшләре һәм аларны республика территориясендә урнашкан кайсы мәхкәмәгә эшкә урнаштыру мәсьәләләре хәл ителә. Шулай ук, Татарстанның республика карамагындагы шәһәрләрендә мировой судьяларның аппараты да артачак. «Бу консультантлар, эш кәгазьләре белән эшләүчеләр, мәхкәмә утырышы сәркатибләре. Моның буенча да эш алып барыла. Бу максатларга республика өстәмә 25 миллион сум акча бирәчәк», - ди ТР Юстиция министры.

Мировой судья хезмәтенә, билгеле булганча, махсус конкурс нигезендә сайланалар. «Мондый конкурсларда гадәттә, бер урынга 4-5 кеше була. Нәтиҗәдә бу эшкә иң белемле кеше сайланып алына», - ди М. Корманов. 14 өстәмә мировой судья урынына конкурс сентябрь аенда игълан ителәчәк. «Барлык теләүчеләр дә анда катнаша ала. Бу судьялар эшкә керешкәч, республикада барлыгы йөздән артык эш берәмлеге артачак», - ди ТР Юстиция министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot