news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Минзәлә елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны эзлиләр

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Воровский исемендәге совхоз бистәсе янында булган.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Минзәлә елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Воровский исемендәге совхоз бистәсе янында Минзәлә елгасында балыкчының боз астына төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 6.33 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Минзәлә районы коткаручылары ир-атны эзләргә чыккан. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot