news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда министрлыкларның 2019 елга эш юнәлешләре халык катнашында билгеләнәчәк

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды. Үз эш юнәлешләренә карата халыктан килгән фикерләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да кабул итәчәк һәм исәпкә алачак. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Әлеге тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары бу уңайдан киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 20дән артык тәкъдим әзерләгән. Аеруча өстенлекле максатларны татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги РТ) порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, үзең теләгән министрлыкка карата сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләренә тавыш бирү өчен http://publictasks.tatarstan.ru сылтамасы буенча керергә кирәк. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта фикер алышачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100