news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда министрга иң яхшы сорауны ачыклаячаклар
7–8 ноябрь көннәрендә “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын гамәлгә ашыруда катнашучы балалар иҗтимагый оешмалары республика слеты уза
Скопировать ссылку
(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстанда 7–8 ноябрь көннәрендә “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын гамәлгә ашыруда катнашучы балалар иҗтимагый оешмалары республика слеты уза.
Слет 2009 елның 1 сентябрендә “Лидерлык нигезләре” программасын гамәлгә ашыра башлаган мәктәп педагоглары һәм укучылар катнашында “Костер” республика балалар мәгариф–сәламәтләндерү үзәге базасында үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Актаныш районы мәгариф учреждениеләрендә эксперимент тәртибендә “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын гамәлгә кертү турында карар кабул ителде.
Республика слеты программасында “Лидер–шәхес”, “Лидер–иҗатчы”, “Лидер–психолог”, “Арт–лидер”, “Лидер–спортчы” һәм башка темаларга мастер–класслар, шулай ук “Министрга иң яхшы сорау һәм иң яхшы җавап: сайла һәм җавап бир” дигән темага иҗади конкурс, “Лидерлык нигезләре” белем бирү курсы кысаларында гамәлгә ашырылучы социаль әһәмияткә ия проектларны тәкъдим итү, “Программаны гамәлгә ашыруның кайбер нәтиҗәләре: проблемалар һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл һәм башкалар каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2