news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда минималь кулланучылар бюджеты 15 мең сум тәшкил иткән

2018 елның II кварталында яшәү минимумы бер кешегә 8,8 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 2018 елның II кварталында Татарстанда минималь кулланучылар бюджеты 14 мең 985 сум тәшкил иткән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган төбәк Министрлар Кабинеты карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан.

Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте төбәктә яшәү минимумын бер кешегә 8,8 мең сум күләмендә раслады.

Эшкә яраклы кешеләр өчен яшәү минимумы 9 мең 356, пенсионерлар өчен 7 мең 177 сум, балалар өчен 8 мең 896 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot