news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда минималь куллану бюджетының күләме артты

2020 елның беренче кварталында, 2019 елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда, минималь куллану бюджеты 432 сумга артты.

Татарстанда минималь куллану бюджетының күләме артты
архив

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте 2020 елның беренче кварталына минималь куллану бюджетының күләмен билгеләде – ул 16 мең 217 сум тәшкил итте. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«2020 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджетының минималь дәрәҗәсен 16 мең 217 сум күләмендә расларга», - диелә документта.

2019 елның дүртенче кварталында әлеге социаль-икътисади индикатор 15 мең 785 сумга тигез булган. Шул рәвешле, үсеш 432 сум тәшкил иткән.

Минималь куллану бюджеты минималь куллану кәрзинен исәпкә алып формалаштырыла. Анда кешенең минималь ихтыяҗын тәэмин итә торган кайбер товарлар һәм хезмәтләр керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot