news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда минималь куллану бюджеты 888 сумга артачак

Татарстанда 2024 елның беренче кварталына минималь куллану бюджеты билгеләнә. Аның күләме 23 381 сум тәшкил итәчәк, диелә ТР Хөкүмәтенең карар проектында. Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Искәртеп үтәбез, 2023 елның дүртенче кварталына минималь куллану бюджеты 22 493 сум тәшкил итте, бу быелның башында булачак күләмнән 888 сумга азрак.

Минималь куллану бюджеты кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиешле товарлар һәм азык-төлек булмаган хезмәтләр бәясеннән формалаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100