Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда минималь куллану бюджеты 21 805 сумга кадәр арттырылды
Татарстанда 2023 елның I кварталында минималь куллану бюджеты күләме артты. Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«2023 елның I кварталында Татарстан Республикасында минималь куллану бюджетының күләме 21 805 сум дәрәҗәсендә раслансын», – диелә документта.
Күрсәткеч алдагы чор белән чагыштырганда 663 сумга артты - узган елның IV кварталында ул 21 142 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез, минималь куллану бюджеты минималь куллану кәрзине белән чагыштырырлык. Ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган товарлар һәм хезмәтләр бәясен берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз