Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда минималь хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барыла
2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.
(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда минималь хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә. Аның күләмен арттыру буенча эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.
- 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,4% ка артты һәм 34 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.
“Билгеле булганча, быел 1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы 11 280 сум, ә республикабызда 12 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә без эш бирүчеләр арасында шундый хезмәт хакы түли алучылар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез”, - диде Эльмира Зарипова.
“Закон буенча минималь хезмәт хакыннан да әзрәк сумма түләнергә тиеш түгел. Ләкин “бүгенге көндә кешенең гаиләсе дә, балалары да була торып, ул 11 200 сумга ничек яшәргә була?” дигән сорау туа. Шуңа күрә без салым органнары, прокуратура һәм ведомствоара органнары белән эшлибез, муниципаль районнарда комиссияләребез бик яхшы эшли”, - диде министр.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, узган елны 9 меңнән артык предприятие шундый комиссияләргә чакырылган. “Кызганычка каршы, 9,5 процент, ягъни 800дән артык очракта минималь хезмәт хакы закон буенча билгеләнгән күләмнән дә әзрәк иде. Оешмалар хезмәт хакларын күтәрделәр, һәм аларга штрафлар да язылды”, - дип хәбәр итте министр.
Закон бозмыйча, минималь күләмдә генә хезмәт хакы түләп барган предприятиеләр, шушы комиссиягә чакыргач, алар нәтиҗәләр буенча өстәмә исәп-хисаплар ясыйлар, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз