news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде

Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнә. 

Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү бүген Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды. Имзаларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион совет рәисе Александр Лаврентьев куйды.

Алексей Песошин 2017 ел ахырында минималь хезмәт хакы 9489 сум икәнен әйтеп үтте. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot