Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Милли сәясәт концепциясен яңарттылар
Татарстанда ТР Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңартылган редакциясе кабул ителде. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Аерым алганда, үзгәрешләр милләтара (этникара) һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемалар һәм куркынычлар формулировкасына кагылды. Документның алдагы версиясендә алар «дини экстремизм, террорчылык, этник үзаңда тискәре чагылыш тапкан традицион булмаган дини идеяләрне тарату» белән бәйләнгән иде.
Элек документта Татарстанда дәүләт милли сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга миграция процесслары «сизелерлек йогынты ясый» дип әйтелгән иде. Хәзер йогынты «билгеле» дип атала һәм мигрантлар агымының артуы «килүче гражданнарны традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә таянып социаль адаптацияләү чараларын эшләүгә китерә» дип күрсәтелә.
Шул ук вакытта документта милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү буенча мөһим нәтиҗәләр ассызыклана. 2025 елгы социаль сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарстанлыларның 86,5 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне, ә 84,2 проценты динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Респондентларның 90 проценты милли, тел яки дини билгеләр буенча дискриминация белән очрашмаган.
Башкалардан тыш, дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исәбендә «гражданлык бердәмлеген, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген (гражданлык үзаңын) ныгыту һәм аның контекстында традицион Россия рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә формалашкан Татарстан тәңгәллеген ныгыту» бар.
Татарстанның дәүләт милли сәясәтенең яңартылган концепциясе Россия Федерациясенең 2036 елга кадәрге Дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезендә кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз