news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Милли мультfest» конкурсына узган беренче эшләрне күрсәттеләр

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга этәргеч бирәчәк дип саный.

Татарстанда «Милли мультfest» конкурсына узган беренче эшләрне күрсәттеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Татарстанның «Байтик» лагерендә «Милли мультfest» балалар кинофестивале кысаларында башкарылган беренче ун эш җәмәгатьчелеккә күрсәтелде. Татар телендә балалар ясаган анимацияне, кыска метражлы фильмнарны һәм компьютер уеннарын «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтте.

«Татаркино» оешмасы «Милли мультfest» кинофестивале кысаларында анимация ясарга өйрәнү теләге булган 7-17 яшьлек балаларны «Байтик» лагерендә җыйган. Бирегә Татарстанның күпчелек районнарыннан 94 бала килеп, бер атна дәвамында өлкән остазлардан анимация ясау серләренә төшенгәннәр. Алар, командаларга бүленеп, 26 кыска видео төшергәннәр. Шуларның унысын җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

«Без һәр районның мәгариф идарәсенә теләге булган баланы Казанга җыю турында хәбәр иттек. Махсус сайлап алу булмады. Түләүгә килгәндә, бәясе нибары бер мең сум иде. Калган чыгымнарны „Милли мультfest“ кинофестивале бюджеты каплады», — диде «Милли мультfest» кинофестиваленең администраторы Ландыш Гарифуллина.

«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова «Байтик» лагерендә эшләнгән һәр проект кинофестивальгә узуы турында әйтте. Шулай ук бәйгедә катнашырга теләгән һәркем 30 гыйнварга кадәр гариза җибәрә ала. Эшләр беренче турда районнардагы жюри тарафыннан сайлана. Икенче зональ тур Буа, Актаныш, Зәй һәм Казанда уздырыла. Финалга чыгучылар апрельдә кабат «Байтик»та җыелачак.

Бәйгегә балалардан анимация һәм кыска метражлы фильмнар, компьютер уеннары кабул ителә. Конкурс шартлары буенча, эшләр татар телендә булырга тиеш. Җиңүчеләрнең 50, 70 һәм 100 мең сум приз алу мөмкинлеге бар.

«Бу уникаль фестиваль. Моңа кадәр без республикада анимация ясаучы балаларны барламадык. Күпме алар? Нәрсә эшли беләләр? Татарстанда андый балалар шактый икән. Анимация — ул перспектив, үсештә булган юнәлеш, чөнки социаль челтәрләрдә бик популяр, миллионлаган карау җыя. Татар телендә дә мультимедиа форматы кирәк», — диде Миләүшә Айтуганова.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга этәргеч бирәчәк дип саный.

«Бүген күргән эшләрдән мин канәгать, кайберләре киң фәлсәфи фикергә ия. Аларны ясаган балаларның потенциалы зур. Мондый яшьләр булганда, милләтнең, туган телнең киләчәге бар. Балалар иҗаты аша туган телгә мәхәббәт уяту максаты да тора бу фестивальнең», — диде Рамил Төхвәтуллин.

«Байтик» лагеренең җитәкчесе Лариса Бикмуллина биредә балаларга анимация ясарга өйрәтү өчен махсус җиһазлар да, кадрлар да булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ял итү һәм белем бирү комплексы мәгълүмати технологияләр белән бәйле юнәлешне колачлый.



Галерея: «Милли мультfest» балалар кинофестивале проектлары презентациясеннән репортаж

«Милли мультfest» балалар кинофестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшчәнлеге кысаларында оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100