news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына зур концерт белән нәтиҗә ясала

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына зур концерт белән нәтиҗә ясала
Солтан Исхаков

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы «Казан Экспо» залында зур этномәдәни чара белән йомгакланачак. «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты 3 ноябрьгә билгеләнгән.

«Этномәдәни фестиваль әлеге елны йомгаклаган иң төп чара булачак», диде Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы нәтиҗәләренә, шулай ук, Халыклар бердәмлеге көненә багышлаган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул мәдәни чара программасында халык бәйрәмнәре миниатюрасы күргәзмәсе булуын ассызыклады. «Быел республикада халык бәйрәмнәре аеруча эчтәлекле узды», дип нәтиҗә ясый алабыз», диде Дамир Натфуллин.

«Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланачак. Белем бирү семинарлары оештырыла, төрле халыклар мәдәниятләренә һәм халыкларның традицион һөнәрчелегенә багышланган күргәзмәләр әзерләнә», дип программа белән таныштырып узды ТР Халыклар дуслыгы йортының яңа директоры Тимур Кадыйров.

Оештыручылар «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале быел аеруча масштаблы узуына басым ясадылар. Фестивальдә барлыгы 2805 кеше катнашкан.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан республикада 500дән артык зур чара узган. Һәр муниципаль районның үз программасы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot