news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

Бу хакта төрки яшьләр фестивалендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов әйтте.

Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта IV төрки яшьләр фестивале делегатларына Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп биреләчәк. Кемдер 500 мең, кемдер 600 алачак. Оешмалар грант оту өчен, гариза җибәрергә тиеш була. Шулай ук төбәкләр дә чаралар оештыру өчен, акча бүлеп бирәчәк. Әйтергә кирәк, барлык төбәкләр дә актив түгел, әмма без аларны грант язарга өйрәтәбез”, - диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов.

18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр Төрки яшьләр фестивале уза. Әлеге фестивальдә яшьләр кино сәнгате белән таныша. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100