news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Милли ашлар көннәре дәвам итә

Аңа 29 апрельдә Чаллыда старт бирелгән иде

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Республиканың җәмәгать туклануы предприятиеләрендә Россия халыклары милли ашлары көннәре эстафетасы дәвам итә. Анда 13 шәһәр һәм райондагы 80 нән артык җәмәгать туклануы предприятиесе коллективлары катнаша.
Быелгы Милли ашлар көннәре ТАССР төзелүгә 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында уза. Аның максаты- милли кухняларны алга таба да популярлаштыру һәм үзенчәлеген саклап калу, Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту, кулинарларның һөнәри осталыгын арттыру.
Республикада Милли ашлар көннәренә 29 апрельдә Чаллыда старт бирелгән иде. Автомобиль төзүчеләр каласында украин, татар, рус, грузин ашлары көннәре оештырылды. 5 майда эстафетаны Баулы шәһәре, аннан соң Яңа Чишмә районы аш-су осталары алды.
Муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетларында Милли ашлар көннәренә йомгак ясау буенча комиссияләр төзелгән. Алар иң уңган осталарны 24 майдан соң игълан итәчәк. Бу хактагы мәгълүматны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot