news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Милли ашлар атналыгы төгәлләнә

Татарстанда Милли ашлар атналыгы төгәлләнә

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Республика рестораннары һәм кафеларында Милли ашлар атналыгы төгәлләнә. Әлеге чара быелның 3 ноябрендә Казанда узачак Татарстан Халыклары корылтаена багышлана.

Бүген Казанның “Афродита” кафесында – украин ашлары, ә Чаллының “Чаллы икмәге сәүдә йорты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Звездное” кафесында татар ашлары көне уза. Әлеге предприятиеләрнең пешекчеләре традицион милли технология һәм рецептлар кулланып, милли ашлар әзерләде. “Афродита” кафесында кунакларны украин борщы һәм төрледән-төрле эремчек пилмәннәре белән сыйлаячаклар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot