Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Милләтара мөнәсәбәтләр советы составы үзгәрде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы составын үзгәртте. Указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Совет составынан М. Х. Сәләховны, О. А. Третьяковны, А. В. Хохоринны, К. Г. Яковлевны чыгарырга», – диелә документта.
Совет «ТР территориясендә яшәүче халыклар эшкуарлары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, ТР марилары милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Кукушкина, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Татьяна Титова (килешү буенча) белән тулыланды.
- Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы ТР Рәисе каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора. Ул 2013 елда оештырылган. Аның максаты – Татарстанда дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыруга һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышына кагылышлы мәсьәләләрне караганда республика башкарма хакимияте органнарының, ТР буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының, муниципалитетларның җирле үзидарә органнарының, гражданлык җәмгыяте институтларының, иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең, фәнни һәм башка оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз