news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы пәйда булачак

Совет рәисе - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

  (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ТР Президенты каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы пәйда булачак.
Бу хактагы Указны Рөстәм Миңнеханов 30 гыйнварда имзалады. Совет республикада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерү һәм дәүләт-конфессиара мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан оештырыла.
Совет Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын карачак, бу өлкәдә актуаль мәсьәләләр буенча ТР Президентына тәкъдимнәр әзерләчәк.
Совет белән Рөстәм Миңнеханов үзе рәислек итәчәк. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы составына ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты һәм аның аппараты, башкарма хакимият республика органнары вәкилләре, килешү буенча ТР Дәүләт Советы, башка дәүләт органнары, ТР башкарма хакимияте органнары, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр, фәнни һәм башка оешма вәкилләре керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot