news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда милек өчен җыелган салым 8 млрд сумга якын булыр дип фаразлыйлар

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, коронавирус салым түләүчеләр өчен киртә булмаячак һәм алар салымнарны үз вакытында түләячәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Салым хезмәткәрләре татарстанлылардан 8 миллиард сумга якын милек салымы җыярга ниятли. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина «Татар-информ» агентлыгына интервьюда шул хакта әйтте.

«Быелның ахырына кадәр без республиканың консолидацияләнгән бюджетына физик затлардан 8 миллиард сумга якын милек салымы җыярга ниятлибез. Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә республикада яшәүчеләр үз йөкләмәләрен үтәргә керешкән инде», - дип хәбәр итте Корчагина.

Аның сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасындагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә дә карамастан, салым хезмәткәрләре милек салымын үз вакытында һәм тулы күләмдә җыярга ниятли.

«Татарстан гражданнары салымны үз вакытында түли. Бу җәһәттән республика Россиянең башка төбәкләре арасында әйдәп баручы позицияне били», - дип сүзен йомгаклады Корчагина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100