Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда микроавтобус белән бәрелештә җиңел машина йөртүче һәм пассажиры үлгән
Юл-транспорт һәлакәте бүген Әлмәт районында Кузайкино бистәсе янындагы трассада килеп чыккан.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Әлмәт районында сәгать дүртенче яртыларда Кузайкино бистәсе янындагы трассада юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, башта «Лада» каршы як полосага чыгып, Ford микроавтобусы белән бәрелешкән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүләренчә, һәлакәттә җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажиры һәлак булган. Шулай ук микроавтобус салонында бер кеше зыян күргән. Салонда барлыгы биш кеше булган. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр, тагын ике пассажирны табиблар урында караган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз