news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мигрантларга таксист һәм сакчы булып эшләүне тыйдылар

Татарстанда мигрантларга таксист һәм сакчы булып эшләүне тыйдылар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда предприятиеләргә патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын икътисадның ун тармагында эшләү өчен җәлеп итүне тыйдылар. Әлеге чара агымдагы ел азагына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Чаралар икътисади эшчәнлекнең 10 төренә кагылачак:

  • куркыныч йөкләр ташу;
  • такси һәм арендага алынган автомобильләрне йөртүче белән яллау;
  • финанс хезмәтләре күрсәтү (иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү хезмәтләреннән тыш);
  • иминиятләштерү, яңадан иминиятләштерү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэмин итүдән тыш);
  • финанс хезмәтләре күрсәтү һәм иминиятләштерү өлкәсендәге ярдәмче эшчәнлек;
  • хокук һәм бухгалтерлык исәбе өлкәсендәге эшчәнлек;
  • ветеринария;
  • сак хезмәтләре, шул исәптән шәхси хезмәтләр;
  • комарлы уеннар оештыру һәм уздыру, пари төзү, лотереяләр оештыру һәм уздыру;
  • компьютерлар, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләрен ремонтлау.

Компанияләр һәм оешмалар указ үз көченә кергәннән соң өч ай дәвамында штатларын таләпләргә туры китереп бетерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot