Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мигрантларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган листовка бирәләр
Татарстанда хезмәт мигрантларына Россия җәмгыятендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге күрсәтелгән листовкалар тараталар. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында шул хакта сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.
«Татарстанга килүче хезмәт мигрантларына буклетлар һәм белешмәлекләр бирәләр. Алар Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә әзерләнгән һәм миграция законнары, санитар-көнкүреш нормалары һәм Россия җәмгыятендә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы мәгълүматны үз эченә ала», - дип хәбәр итте министр.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада хезмәт мигрантларын мәдәни һәм социаль адаптацияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз