news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда миграция законнарындагы үзгәрешләр турында кайнар линия узачак

Иртәгә, 22 июльдә, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә миграция законнарындагы үзгәрешләргә багышланган туры линия оештырылачак.

Гражданнарның сорауларына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк, дип билгеләп үтәләр чараның инициаторлары.

Кайнар линия ике сәгать, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Телефон: 221-80-35.

news_right_1
news_right_2
news_bot