news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда “Миңа синең сәламәтлегең кадерле” дигән акция уза
8 июньдә Татарстанның төрле районнарындагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр Казанга Магнит–резонанс томографиясе үзәгендә тикшеренү өчен киләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бу атнада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Казан югары уку йортлары студентлары “Миңа синең сәламәтлегең кадерле” дигән хәйрия акциясе кысаларында ятим балалар өчен бүләкләр җыячак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына министрлыкның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алия Зыятдинова хәбәр итте.
Хәзерге вакытта түрәләр һәм студентлар үз акчаларына сатып алган яңа уенчыклар һәм канцелярия кирәк–яракларын акция логотибы төшерелгән магнитларга алыштыра.
8 июньдә Татарстанның төрле районнарындагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр Казанга Магнит–резонанс томографиясе үзәгендә тикшеренү өчен киләчәк. Шуннан соң алар өчен бәйрәм оештырачаклар һәм бүләкләр өләшәчәкләр. “Без хәйрия акциясе балаларның сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларга игътибарны җәлеп итү белән бергә, яңа традициягә дә нигез салыр дип өметләнәбез”, – дип ассызыклады Алия Зыятдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot