news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәмгыять институтларын үстерүчеләргә премияләр биреләчәк

Татарстан Президенты премиясе гражданнарга яки оешмаларга иҗтимагый танылу алган социаль проектлар өчен тапшырыла.

Татарстанда җәмгыять институтларын үстерүчеләргә премияләр биреләчәк
архив

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр бирү турындагы указга кул куйды. Әлеге документ Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

"Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Руденко Гөлзада Рәкыйп кызына, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Фомин Анатолий Алексеевичка, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары Хухунашвили Маринэ Мануил кызына премияләр бирергә”, - диелгән документ текстында.

Премия алучылар исемлегендә шулай ук коммерцияле булмаган “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” оешмасы, “Дети ДЦП” хәйрия фонды, “Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе”, шулай ук “Гаилә канаты астында” һәм "Без бергә" төбәк иҗтимагый оешмалары күрсәтелгән.

Татарстанда гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе гражданнарга яисә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга социаль юнәлешле проектлар, шулай ук граждан җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен тапшырыла.

Ел саен Татарстан Президенты указы нигезендә гражданнарга 250 мең сум күләмендә өч премия һәм оешмаларга 400 мең сум күләмендә биш премия бирелә. Моннан тыш, премия лауреатларына диплом һәм мактау билгесе тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100