news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда метродан файдалану кагыйдәләре барлыкка килде

Кагыйдәләрдә метро пассажирының әдәпле булырга, җиһазларга сакчыл карарга һәм чисталыкны сакларга тиешлеге әйтелә.

Татарстанда метродан файдалану кагыйдәләре барлыкка килде
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда метрополитеннан файдалану кагыйдәләре кабул ителде. Хәзер анда пычрак, начар ис аңкыган киемдә, шулай ук өс һәм аяк киемсез йөрергә ярамый. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Метро станцияләре документ буенча иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли. Пассажирлар күпме йөрүгә карап, расписаниегә төзәтмәләр кертелергә дә мөмкин.

Кагыйдәләрдә шулай ук метро пассажирының әдәпле булырга, җиһазларга сакчыл карарга һәм чисталыкны сакларга тиешлеге әйтелә.

«Түләүсез йөрү хокукына ия булган баланың яшен раслаучы документ күрсәтмәгән очракта, бала иярткән өлкән пассажир аның өчен билгеләнгән тәртип буенча түли», — диелә карарда.

Документта хайваннарны йөртүгә кагылышлы пункт та бар. Аларны читлектә яки махсус тартмаларда гына йөртергә рөхсәт ителә. Кагыйдәдән бердәнбер искәрмә — күзләре начар күргән инвалидларны озатып йөрүче этләргә әлеге чикләүләр кагылмый.

Тиз ватыла торган һәм җәрәхәтләү куркынычы булган предметларны (әйтик, тимераяк, чаңгы, чәнчи-кисә торган предметларны) бары тик төргәккә төреп кенә йөртергә мөмкин.

Вагонда пассажирлар тотынгычларга тотынырга, иңбаштан сумка һәм рюкзакларны төшерергә, керү-чыгу юлларын каплап тормаска тиеш. Башка пассажирларга уңайсызлыклар тудырмас өчен, вагоннан чыгарга алдан әзерләнергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100