news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда метеорологик җәй инде бу атнада җомга көнне үк башланырга мөмкин

Татарстанда метеорологик җәй инде бу атнада җомга көнне үк башланырга мөмкин
Фото: «Татар-информ»

Бу җомгада, 16 майда, Татарстанда метеорологик җәй башланырга мөмкин. Бу хакта КФУның Экология, биотехнологияләр һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта галим искәрткәнчә, метеорологик җәй тәүлеклек уртача температура 15 градустан узып киткәч җитә.

Юрий Переведенцев язгы күчеш чорында һава торышы шартлары тотрыклы булмаска мөмкин, дип әйткән. Бүген Татарстан Россиянең Европа өлешен тулаем биләп алган циклонның актив зонасында була. Аның атмосфера фронтлары йогынтысында мул явым-төшемнәр көтелә, дип аңлаткан галим.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә айлык явым-төшем нормасының яртысы диярлек яварга мөмкин, республикада көчле яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. «Яшенле яңгыр – куркыныч күренеш булып санала, көчле яңгыр да – уңай күренеш түгел», – дигән метеоролог.

Моңа кадәр, майның беренче яртысында да, Казанда явым-төшем күп булды, климатик норма тулган инде. Башкалада ике атна буе диярлек температура климатик нормадан түбән булды, диде Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100