news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Меркурий» системасы аша көн саен 100 мең ветеринария сертификаты тапшырыла

Бу документларны бөтен районнарда да барлыгы 1,1 мең дәүләт ветеринария табибы рәсмиләштерә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан ветеринарлары көн саен 100 меңгә якын сертификатны «Меркурий» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша тапшыра. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Меркурий» системасын файдалана башлаганнан бирле республикада 23 миллионнан артык (23 167 011) электрон документ бирелгән. Көн саен 100 меңгә якын сертификат рәсмиләштерелә, дигән мәгълүматлар китерелде киңәшмәдә. Бу документларны Татарстанның барлык районнарында 1 118 дәүләт ветеринария табибы рәсмиләштерә.

  • Терлекчелек продукциясен электрон сертификатлаштыру буенча сынау проекты республикада 2018 елның 1 июлендә старт алды. «Меркурий» системасы ярдәмендә Россельхознадзор белгечләре, сатучылар, хәтта сатып алучылар да продуктларның сыйфатына күзәтчелек итә ала.

Моннан тыш, киңәшмәдә 2019 елның 1 июленнән әзер сөт продукциясенең дә электрон документлары булачагын искәрттеләр. Шуңа бәйле рәвештә, җитештерүчеләргә үз товарларын сертификатлаштыру системасындагы үзгәрешләргә алданрак әзерләнергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100