Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда меңнән артык сайлау участогында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин
Бүген Татарстанда сайлау участокларында вакцинация узарга мөмкин. Гриппка каршы 1053 сайлау участогында прививка ясатырга була, анда 836 прививка бригадасы эшли. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Сайлау участокларында безнең халык белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек, монда без гриппка каршы вакцинация узарга тәкъдим итәбез. Әлегә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиядән түбәнрәк, без коллектив иммунитет формалаштыра башларга тиеш», - дип билгеләп үтте республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз