news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда менеджер, шәфкать туташы һәм полиция хезмәткәре һөнәрләренә ихтыяҗ зур

2018 елның 1 сентябренә республикада 44,7 мең вакансия бар.

Татарстанда менеджер, шәфкать туташы һәм полиция хезмәткәре һөнәрләренә ихтыяҗ зур
архив/Рамиль Гали, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда менеджер, риэлтор, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре, тәрбияче ярдәмчесе, машина йөртүче, эретеп-ябыштыручы, монтажчы, пешекче, бетон салучы һәм кондуктор кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Бу турыда бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, 1 сентябрьга вакансияләр саны 44,7 мең тәшкил итә. Вакансияләрнең күбесе төзелеш, эшкәртүче сәнәгать, транспортлау һәм дәүләт идарәсе, социаль тәэмин итү, сәүдә һәм мәгариф өлкәсендә тәкъдим ителә.

Узган ел мәшгульлек үзәге органына эш эзләп 68 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 45,6 меңе эш тапкан, дип билгеләп үтте Таҗетдинова. «Эшкә урнаштыру дәрәҗәсе 66 процент тәшкил итә, агымдагы елның 8 аенда мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 68 процентка кадәр арткан», – диде ул.

«Гыйнвар-августта республикада эшче көчләр саны 2 миллионнан артык тәшкил иткән, аларның 1 млн 982 меңе икътисадта мәшгуль. 68 мең кеше эшсез, шул ук вакытта эшсезләр саны 3,3 процент тәшкил итә. Бу Россия белән Идел буе федераль округындагы күрсәткечләрдән түбән. Алты меңнән артык кеше тулы булмаган эш көне режимында хезмәт куя, - дип сөйләде докладчы. – Якындагы өч айда 4 мең 430 кешене эштән кыскарту көтелә, нигездә нефть чыгару өлкәсендә. Анда эшчәнлекнең кайбер төрләрен үзәкләштерү һәм аерым процессларны эреләтү көтелә».

"Соңгы 5 елда мәшгульлек үзәге линиясе буенча 75 мең өлкән яшьтәге кешеләр башка һөнәр үзләштергән, алар арасында эшсезләр дә бар. 2014 елдан башлап өлкәннәргә белем бирү программасын финанслауга 1 млрд 260 млн сум акча бүлеп бирелгән", - диде Таҗетдинова.

Республикада уртача хезмәт хакы 33 мең сумнан артык булуын да белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100