news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда медицинада кулланыла торган бер-берсенә ярашлы биокомпозицияләр өйрәнелә

Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт технология университеты арасында бер-берсенә ярашлы биокомпозицияләрне эшләү һәм өйрәнү өлкә

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт технология университеты арасында бер-берсенә ярашлы биокомпозицияләрне эшләү һәм өйрәнү өлкәсендә тикшеренү, укыту, оештыру-методик эшчәнлекне алып бару буенча хезмәттәшлекне күздә тоткан килешүгә кул куела.
Ике як ортопедик стоматология һәм травматологиядә кулланыла торган бер-берсенә ярашлы биокомпозицияләрне эшләү, аларның үзенчәлекләрен өйрәнү, биокомпозицияләрнең тере организм тукымаларына ярашлыгын өйрәнү юнәлешләрендә хезмәттәшлек итәргә килешә. Бу максаттан Казан дәүләт технология университеты нигезендә “Бер-берсенә ярашлы биоматериаллар” фәнни-белем бирү үзәген булдырыла. Үзәкнең фәнни җитәкчесе итеп Казан дәүләт технология университетынң плазма химиясе һәм югары молекуляр материаллары нанотехнологияләре кафедрасы профессоры, техника фәннәре докторы В.Сысоев һәм фәнни консультанты итеп Казан дәүләт медицина академиясенең фәнни эш буенча ректор урынбасары медицина фәннәре докторы Асия Сафина билгеләнә.
Академиянең инновацион үсеш бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, бер-берсенә ярашлы биокомпозицияләр тешләр сынганда куела торган махсус протезларда, шина капламнарында файдаланыла. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында Казан дәүләт медицина академиясе “Россиянең фәнни-педагогик һәм инновацион белгечләре” федераль максатчан программасында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot