Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда медицина учреждениеләрен төзекләндерүгә 3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк
Республикада 120 медицина оешмасында ремонт ясалачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Татарстанда 120 медицина учреждение бинасында капиталь ремонт үткәрү өчен быел 3 млрд 195,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында традицион киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чара видеоконференция режимында узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
22 мартка булган мәгълүматларга караганда, 53 объектта әзерлек эшләре башланган. Документларны әзерләү эшләре дәвам итә.
Казанда - 21 бина, Чаллыда - 15, Түбән Камада - 6, Әлмәттә 4 бина һәм башка мунципалитетларда тагын 74 бинаны ремонтлау күздә тотыла, дип хәбәр ителгән иде.
Шулай ук республикада бер елда 63 машина-трактор паркы, 127 бөртеклеләрне чистарту комплексы, ашлык саклау урыннары һәм амбарлар, 227 сыер абзары һәм 15 яшелчә саклау урыннары төзекләндерелергә, 123 силос-сенаж траншеясы төзелергә тиеш, диде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз