news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина һәм фармация белгечләрен әзерләү мәсьәләләре каралды

Хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы медицина һәм фармация өлкәсендә белем бирүче югары уку йортлары ректорлары Шурасы белән берлектә табибларны һәм провизорларны укытуның яңа системасын булдыру эшенә керешкән. Татарстан да бу

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләренә вуздан соң һәм өстәмә белем бирү буенча Координацион Совет утырышы узды. Анда Идел буе федераль округының 14 субъектыннан югары һәм өстәмә медицина белемен бирә торган 14 учреждение ректорлары, ректор урынбасарлары, табиблар белемен күтәрү факультетлары мөдирләре, сәламәтлек саклау өлкәсе идарәчеләре катнашты.
Җыелыш кунакларын Татарстан Хөкүмәте исеменнән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Совет рәисе, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Камил Зыятдинов сәламләделәр.
Утырышта табибларга дипломнан соң профессиональ белем бирү системасы алдында торган бурычлар каралды. Билгеле булганча, 2020 елга кадәр Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау системасын үстерү Концепциясе тормышка ашырыла. Концепция күзлегеннән чыгып, “Сәламәтлек” өстенлекле проекты белем бирү учреждениеләре алдына профессиональ беренчел буын табибларын, югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү белгечләрен әзерләү бурычын куя.
Булачак табиблар дәүләт өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, медицина уку йортларындагы дипломнан соң әзерләү факультетларында белем ала. Белгечләргә клиник ординатурада, интернатурада укып чыгарга мөмкинлек тудырыла. Аспирантурада фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эше алып барыла. Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов вуздан соң һәм өстәмә профессональ белем бирү системасын камилләштерүгә багышланган үз чыгышында белдергәнчә, бүген белгечләр квалификациясен күтәрү һәм әзерләү системасын гамәли дәвалау процессына якынайту мөһим. Аның өчен белем бирү учреждениеләрен, профильле фәнни-тикшеренү институтларын һәм клиник базаларны берләштерүче укыту-фәнни-клиник комплексларын булдыру зарур.
Бүгенге көндә укыту процессында базар мөнәсәбәтләре дә зур роль уйный. Камил Зыятдинов фикеренчә, медицина белемен бирә торган һәрбер учреждение бюджет тарафыннан финанслау системасын саклап калырга һәм берүк вакытта бюджеттан тыш белем бирү системасын да үстерергә тиеш. “Хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы медицина һәм фармация өлкәсендә белем бирүче югары уку йортлары ректорлары Шурасы белән берлектә табибларны һәм провизорларны укытуның яңа системасын булдыру эшенә керешкән. Бу юнәлештә югары уку йортлары өчен дәүләт белем бирү стандартларын булдыру кирәклеге ачыклана. Әлеге калыплар профессиональ компонентны арттыруны, медицинада өзлексез белем бирүне күздә тота. Шулай ук вузларны тәмамлап, сәламәтлек саклау өлкәсендә калырга теләк белдергән табиблар санын арттыру өчен шартлар тудыруга да әһәмият бирү тиешле”, - диде ректор. Медицина һәм фармация буенча профессиональ белем бирү системасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү белем бирү сыйфатын яңа мәгълүмат, дистанцион, телемедицина технологияләре исәбенә тәэмин итү максатын тормышка ашырачак.
Камил Зыятдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә медицина һәм фармация хезмәткәрләрен аттестацияләү системасы да камил түгел. Югары, беренче һәм икенче сорттагы табиблар була алмый.Табиб мөстәкыйль эшли алырлык булсын. Аның эшкә сәләте базар мөнәсәбәтләрендә сыналачак. Шуңа күрә бүген медицина һәм фармация белгечләрен әзерләүдә бердәм дәүләт аттестация системасын булдыру кирәклеге көн кебек ачык. Әлеге бурычларның актуальлеген түбәндәге фактлар да раслый: 2009 елның февраленә булган мәгълүматка караганда, югары квалификацияне өлкә белгечләренең 60 проценты гына алган. 15 проценты исә 5 ел дәвамында белемен бер тапкыр да күтәрмәгән.
Координацион совет утырышында Түбән Новгород дәүләт медицина академиясе проректоры Юрий Филиппов сәламәтлек саклау белгечләренә вуздан соң белем бирүне норматив-хокукый яктан тәэмин итү проблемалары белән таныштырды. Пензаның табиблар белемен камилләштерү институты ректоры Александр Кислов “Сәламәтлек” проектын тормышка ашыру кысаларында гомуми практика табибларын әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Башкорт дәүләт медицина университетының дипломнан соң белем бирү институты директоры профессор Марат Кунафин медицина һәм фармация хезмәткәрләрен әзерләү, белемен күтәрү һәм аттестацияләү мәсьәләләрен чишү юлларын тәкъдим итте.
Утырышта Самара, Киров, Ульяновск, Пермь, Мордовия Республикасыннан да уку йортлары идарәчеләре үз фикерләре белән уртаклашты. Җыелыш соңында аларның барысы да РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына, медицина һәм фармация өлкәсендә белем бирә торган учреждениеләр идарәчеләренә бердәм тәкъдимнәр кертте. Алар: өстәмә белем бирүдә кредит системасын куллану тәҗрибәсен һәм укытуның дистанцион ысулларын өйрәнү; дипломнан соң һәм өстәмә профессиональ белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләү буенча Төркемне оештыру; клиник базалар һәм белем бирү учреждениеләренең мәнәсәбәтләрен оптимальләштерү максатыннан клиник дәвалау-профилактика учреждениесе турындагы Нигезнамәне формалаштыру буенча тәкъдимнәрне кертү; укыту процессында яңадан-яңа технологияләрне куллану һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100