news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина карталарын цифрлаштыру программасы эшләнә

Ярты ел эчендә медкарталарны инвентаризацияләүне төгәлләргә ниятлиләр.

Татарстанда медицина карталарын цифрлаштыру программасы эшләнә
tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда медицина карталарын цифрлаштыру программасын эшләүне планлаштыралар. Бу хакта ТР архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

«Соңгы берничә дистә ел эчендә медицина оешмаларында медицина документларының кыйммәтлеге экспертизасына тиешле игътибар күрсәтелмәде», — диде ул. Гөлнара Габдрахманова өч бурыч торганын әйтте: медкартларга инвентаризация уздыру, кәгазьдәге медицина мәгълүматын саклау буенча срокларны кыскарту, карталарны цифрлаштыру.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, ярты ел эчендә медицина карталарын инвентаризацияләүне төгәлләргә, шуның нәтиҗәләреннән чыгып, медицина карталарын цифрлаштыру программасын эшләүгә керешергә кирәк. Бу проектны гамәлгә ашыру алга таба бердәм электрон медицина картасын булдыруга нигез була ала», — диде комитет рәисе.

Аның әйтүенчә, республиканың 22 хастаханәсендә эш ничек оештырылганы тикшерелгән. Гөлнара Габдрахманова архив эше буенча иң югары күрсәткечләр Арча, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе Үзәк район хастаханәләрендә, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булганын билгеләп узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100