Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда медицина хезмәткәрләренә ике млрд сумнан артык түләүләр бирелгән
Казахстанга коронавирус белән көрәштә ярдәм күрсәтү өчен барган медицина хезмәткәрләре эше югары бәяләнде.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә ике млрд сумнан артык суммада стимуллаштыра торган түләүләр бирелгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында узган очрашуда әйтте.
«Республикада 20 августка инфекцияле гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә 2 млрд сумнан артык суммага стимуллаштыра торган түләүләр башкарылды», - диде ул.
Ул Казахстанга коронавирус белән көрәштә ярдәм күрсәтү өчен барган медиклар югары бәя алды, диде. Хәзер Россия делегациясе составындагы табиблар төркеме Үзбәкстанда эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз