news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина хезмәткәрләре вакцинация турында белешмә сатканда тотылган

Хәзер аларга карата ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Полина Шевчук). ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Апас районындагы коллегалары белән бергә ачыклаганча, бер медицина учреждениесенең өч хезмәткәре прививка процедурасын үткәрмичә генә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу турында белешмә бирү эшен җайга салган. Шул ук вакытта, вакцинация турында мәгълүматлар дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга кертелгән.

Әлеге уңайдан «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр, бланклар ясау яки әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер медицина хезмәткәрләренә карата ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100