news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина хезмәткәрләре җитмәү күзәтелә

Аналитиклар хезмәт базарында медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗны билгеләделәр һәм эш бирүчеләрнең нинди хезмәт хакы тәкъдим итүен ачыкладылар.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда медицина хезмәткәрләренә кытлык күзәтелә – бер вакансиягә ике кеше туры килә, норма буенча 5-6 дәгъва итүче булырга тиеш. Бу хакта «HeadHunter Поволжье» матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова хәбәр итә.

«Хәзер Татарстанда медицина өлкәсендә бер урынга нибары 2 кеше туры килә. Бу кадрларга кытлык зур дигән сүз, чөнки вакансияләр буенча 5-6 резюме нормаль санала», - дип хәбәр итте Севостьянова.

Аналитиклар Татарстан Республикасында кече һәм урта медицина персоналына «Медицина, фармацевтика» өлкәсенә 12 процент вакансия туры килүен билгеләделәр.

Платформа мәгълүматларына караганда, эш бирүчеләр шәфкать туташларына һәм медицина хезмәткәрләренә уртача 25 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә. Хезмәткәрләрнең 50 процентының медицина өлкәсендә эш тәҗрибәсе 6 елдан артык, 28 проценты сменалы графикны хуплый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100