news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медикларның хезмәт хакы ел ахырына кадәр киметелмәячәк

Covid-19 белән эшләүче медицина персоналына түләүләр дәвам итү-итмәү турында соңрак билгеле булачак.

Татарстанда медикларның хезмәт хакы ел ахырына кадәр киметелмәячәк

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда медицина хезмәткәрләренә азрак түләнмәячәк. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде.

«Икътисади күрсәткечләр төшү очраклары булды, әмма республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән түләүләрнең кыскаруы — «юл картасы» үтәлешен кыскарту (чаралар планын үтәгәндә медицина персоналының хезмәтенә түләүне арттыру) булмады. Һәм ел ахырына кадәр булмаячак», — дип сөйләде министр.

Ул гадәттә «юл картасы» икътисад торышына бәйле дип аңлатты. Ул Россия Президенты Владимир Путинның май указлары белән билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, «юл картасы» буенча хезмәт хакы программасын гамәлгә ашырганда сәламәтлек саклау өлкәсендә урта һәм кече персонал категориясе хезмәткәрләренә 2 тапкыр, ә квалификацияле табибларга өч тапкырга үсәргә тиеш.

Шулай ук Садыйков искәрткәнчә, Россия Хөкүмәтенең 415нче карары нигезендә, Covid-19 белән эшләүче табибларга өстәмәләр 2020 ел ахырына кадәр түләнәчәк. Ә 484нче карары август ахырына кадәр гамәлдә булачак.

«Россия Президенты Владимир Путинның карарын көтәбез. Күрсәтелгән карарның дәвамы булырмы», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100