news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина училищелары һәм тулай тораклары яңартылачак

Тиздән модернизация программасы республика Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда медицина училищелары һәм тулай торакларын яңарту программасын гамәлгә кертү ниятләнә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

«Медицина көллиятләре һәм училищеларын модернизацияләү программасын әзерлибез. Дистәләгән еллар яңарту эшләре булмады. Бу мәсьәләгә системалы караш куелган – уку йортларының тулай тораклары да төзекләндереләчәк. Анда башка төбәкләрдән дә укырга киләләр», - дип искәртте сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Ул республиканың төрле районнарында ун медицина училищесы булуын, төп база – Казанда медицина көллиятендә булуын әйтте.

«Бүген махсус уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләргә яңа таләпләр куела. Алар симуляцион үзәкләрдә өйрәнергә, клиникаларда өйрәнү базасында күнекмә алырга тиеш. Тиздән республика Хөкүмәтенә медицина училищелары һәм тулай торакларын яңарту программасын тәкъдим итәчәкбез», - дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100