news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда меңнән артык мәктәп “төбәк” Интернетына күчкән
Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Интернет челтәренә тоташтырылган 1061 мәктәп төбәк финанславына күчерелгән
Скопировать ссылку
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Интернет челтәренә тоташтырылган 1061 мәктәп төбәк финанславына күчерелгән.
Искә төшереп үтәбез, 2006–2007 елларда “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында Россия мәктәпләре федераль бюджет хисабына Интернет челтәренә тоташтырылды. Татарстанда бу чорда Интернетка 1612 гомуммәгариф учреждениесе тоташтырылган иде. Шулай итеп гомуммәгариф учреждениеләренең тоташтырылган көннән башлап трафик түләүләрен федераль бюджет каплады. 2008 елның октябреннән башлап гомуммәгариф учреждениеләре киләсе елның 1 гыйнварына кадәр этап буенча төбәк финанславына күчеп бетәргә тиеш.
Бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлегендә белдерүләренчә, хәзерге вакытта Татарстанның 1061 мәктәбенең интернет-трафик түләүләре ТР бюджеты акчалары хисабына башкарыла. ТРның калган мәктәпләре 2009 елның ахырына кадәр “төбәк” Интернетына күчеп бетәргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2