Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда меңнән артык кешегә талпан кадалган
Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпаннан зыян күргән.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда бер ел эчендә талпан кадалуның 1,1 мең очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.
«Мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 19 апрельдән талпаннарның активлык сезоны башланды, 2021 елда барлыгы 1167 талпан тешләгән очрак билгеле, шул исәптән 523 очрак 14 яшькә кадәрге балаларда теркәлгән», - дип сөйләде ул.
Нигездә кеше тәнендә талпаннарның 40 проценттан артык очрагы дачага барганнан соң, 27 проценты урманнарда, 17 проценты болыннарда йөргәннән соң, очракларның 10 проценты диярлек шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булганда табылган.
Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпан тешләүдән зыян күргән.
«Бүгенге көндә кешеләрдән алынган тикшерелгән талпаннар арасында талпан энцефалиты вирусы ачыкланмаган. Нигездә талпан боррелиозы китереп чыгаручы, тикшерелгән талпаннарның 40 процентында талпан боррелиозы вирусы ачыкланган», – диде Луиза Борисова.
Талпаннардан саклану өчен тәнгә сыланып торган кием кияргә һәм биек үскән чирәмдә утырмаска кирәк.
Талпаннардан ничек котылырга һәм паразит тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз